https://tnv.ru
31 Август 2023, 17:10
147
0
Иртәгә, белем көнендә, Татарстанда 11 яңа мәктәп үз ишекләрен ачачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрнең фотолары белән уртаклашты.
«Бүген яңа уку елына 11 мәктәп тапшырдылар. Бу 10 меңгә якын уку урыны дигәнне аңлата. Алар эре шәһәрләрдә генә түгел, Татарстан районнарында да төзелде. 13 ел эчендә республикада 60 меңнән артык яңа мәктәп урыны булдырылган. Бу эшне дәвам итәчәкбез!», — дип яза Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм каналында.
Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан мәктәпләренә рекордлы рәвештә 174 мең укучы барачак. Шуларның 20 меңе — беренче сыйныф укучылары. Бу да моңа кадәр булмаган күрсәткеч.
Фото: t.me/rustamminnikhanov

Бүлешергә
Комментарии 0