Онлайн трансляция

Свернуть

Кадерле мирас: Татарстаннан ЮНЕСКО исемлегендә хәзер 4 һәйкәл бар

Кадерле мирас: Татарстаннан ЮНЕСКО исемлегендә хәзер 4 һәйкәл бар

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2023, 10:33

67

0

Кадерле мирас: Татарстаннан ЮНЕСКО исемлегендә хәзер 4 һәйкәл бар
Татарстан өчен тарихи вакыйга! Казан Федераль Университетының Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваторияләре ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

Бу турыдагы карарны Согуд Гәрабстанында — Комитетның 45нче сессиясендә кабул иттеләр. Татарстаннан әлеге исемлектә хәзер 4 һәйкәл бар. Бу — Россиядә иң зур күрсәткеч!

Казан Кремле, борынгы Болгар, Зөя утрау-шәһәрчегендәге собор һәм монастырь — Минтимер Шәймиев һәм аның командасы ярдәме белән инде ЮНЕСКО исемлегендә иделәр. Аны — әлеге дәрәҗәле эшне башкарып чыгуы белән, үзенең телеграм каналында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады. Инзилә Хөсәенова шушы тарихи көнне обсерваториядә уздырды.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров