Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Укытучылар көне белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Укытучылар көне белән котлады

https://tnv.ru

05 Октябрь 2023, 09:30

125

0

Рөстәм Миңнеханов Укытучылар көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов педагогларны һәм педагогик хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Укытучының эше тирән рухи эчтәлек белән тулы, ул үз эшенә чын күңелдән тугрылык, көч, игелек, зирәклек, искиткеч сабырлык һәм кешелеклелек таләп итә!

2023 ел Россиядә мөгаллим һәм остаз елы дип игълан ителү һәр кешенең тормышында укытучының ролен һәм педагогик хезмәткәрләрнең аерым статусын тану булды.

Мәгариф системасын камилләштерү дәүләт сәясәтенең өстенлеге булып тора, чөнки нәкъ менә мөгаллимнәр милләтнең рухи нигезен һәм киләчәк идеалын формалаштыра.

Татарстан Республикасы мәгариф мәктәбе Россия Федерациясендә бәхәссез абруйга ия һәм бу сезнең һәрберегезнең казанышы һәм өлеше!», — дип әйтелә Татарстан Рәисенең рәсми сайтында.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Укытучы көне һәр педагогка һәм остазга безнең үсешкә йогынты ясаган, һөнәр сайларга ярдәм иткән, яхшы һәм кыю, намуслы һәм җаваплы булырга өйрәткән, үзен белем бирүгә, ә димәк, җәмгыятькә хезмәт итүгә багышлаучыларга рәхмәт белдерү өчен тагын бер мөмкинлек булып тора.



Фото: rais.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров