Онлайн трансляция

Свернуть

Казан укучыларының дәресләре туктатылырга мөмкин

Казан укучыларының дәресләре туктатылырга мөмкин

https://tnv.ru

06 Декабрь 2023, 12:17

55

0

Казан укучыларының дәресләре туктатылырга мөмкин
Якын көннәрдә, пәнҗешәмбе һәм җомга, -25 градуска кадәр салкыннар көтелә, шуңа бәйле рәвештә Татарстан башкаласында укучыларның дәресләре туктатылырга мөмкин, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Башлангыч сыйныф укучылары -25 градус булса, дәресләргә бармый кала ала. 5-9 нчы сыйныфлар өчен, термометр баганасы -27 градуска кадәр төшсә, дәресләр гамәлдән чыгарылачак. Ә югары сыйныф укучылары -32 градуста дәресләрдән азат ителә.

Моннан тыш, һава температурасы -25 градустан түбән булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртү һәм шәһәрдән читкә чыгу киңәш ителми.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров