Онлайн трансляция

Свернуть

2024 елда БДИ уздыру даталары билгеле булды

2024 елда БДИ уздыру даталары билгеле булды

https://tnv.ru

10 Январь 2024, 15:55

139

0

2024 елда БДИ уздыру даталары билгеле булды
Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарын 2024 елда үткәрү даталары расланды. БДИ тапшыруның төп чоры 23 майда башланачак, 1 июльдә тәмамланачак. Белемнәрне вакытыннан алда 22 марттан 22 апрельгә кадәр тикшерергә мөмкин булачак, өстәмә чор 4 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

БДИны беренчеләрдән булып 23 майда география, рус әдәбияты һәм химияне сайлаган чыгарылыш укучылары тапшырачак. Рус теле – 28 майга, база һәм профиль дәрәҗәдәге математика 31 майга билгеләнгән. Урта гомуми белем турында аттестатларны вакытында бирү мөмкинлеге булсын өчен мәҗбүри фәннәр буенча имтиханнар башкалардан иртәрәк булачак.

Җәмгыять белеме буенча БДИ – 4 июньдә, тарих һәм физика буенча – 10 июньдә, ә биология һәм чит телләр буенча имтиханның язма өлеше буенча 13 июньдә узачак. Информатиканы тапшыручы чыгарылыш укучылары өчен имтихан ике көндә – 7 һәм 8 июньдә була. Традицион рәвештә чит тел буенча БДИның телдән өлеше дә бүленгән – алар 17 һәм 18 июньдә узачак.

20 июньнән 1 июльгә кадәрге чор резерв көннәр өчен билгеләнгән.

Фото: mon.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров