Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов белән Валерий Фальков Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты эшчәнлеге белән танышты

Рөстәм Миңнеханов белән Валерий Фальков Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты эшчәнлеге белән танышты

https://tnv.ru

12 Февраль 2024, 11:54

45

0

Рөстәм Миңнеханов белән Валерий Фальков Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты эшчәнлеге белән танышты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты эшчәнлеге белән дә танышты.

Аларга фәнни хезмәтләрне, яңа проектларны күрсәттеләр, экспедиция нәтиҗәләре турында сөйләделәр. 1996 елдан бирле эшләүче әлеге институт Татарстан һәм татарлар тарихын өйрәнүдә алдынгы үзәкләрнең берсе булып санала.

Быел биредә яңа хезмәткә алынганнар - Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә төбәк тарихы турында дәреслек әзерлиләр. Ул 5-7 сыйныф укучылары өчен булачак. Аның үзенчәлеге һәм тарихи дөреслекне җиткерүнең яңа алымнары хакында Инзилә Хөсәенова сөйләр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров