Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган 19 нчы гимназияне карады

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган 19 нчы гимназияне карады

https://tnv.ru

28 Февраль 2024, 12:35

33

0

Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган 19 нчы гимназияне карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның яңартылган 19 нчы гимназиядә булды. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөргән.

19 нчы гимназия шәһәрнең халык күпләп яшәгән районында урнашкан. Бүген биредә 1,8 меңнән артык бала - 58 сыйныф белем ала. Балалар белән 104 укытучы эшли, шуларның 38е – югары категорияле, 41е – беренче категорияле. Узган ел уку йортының төп бинасында капиталь ремонт үткәрелгән.

Моннан тыш, 2023 елның декабрендә төзүчеләр өстәмә корпусны файдалануга тапшырганнар, бу урыннар санын арттырыга мөмкинлек биргән. Объект "Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында төзелгән. Яңа корпуста 12 кабинет, 372 урынлык ашханә, спорт залы, коворкинг өчен күп функцияле зона һәм өстәмә гардероб урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов яңа уку биналарын карады, балалар белән аралашты, шулай ук гимназия җитәкчелеге белән мәгариф учреждениесен алга таба үстерү турында фикер алышты.

Фото һәм чыганак: ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров