Онлайн трансляция

Свернуть

Быел Татарстанда яңа 11 мәктәп үз ишекләрен ачарга тиеш

Быел Татарстанда яңа 11 мәктәп үз ишекләрен ачарга тиеш

https://tnv.ru

05 Март 2024, 11:40

103

0

Быел Татарстанда яңа 11 мәктәп үз ишекләрен ачарга тиеш
Быел Татарстанда яңа 11 мәктәп үз ишекләрен ачарга тиеш. Аларда 9 мең бала белем алачак.

Яңа уку йортлары - моңарчы мәктәпләр булмаган яисә урын җитмәгән җирләрдә салына - Казанның 14нче микрорайоны, Яңа Горки, Весна торак комплексы, Биектау, Лаеш районнары, Яр Чаллы шәһәре.

Бу хакта журналистларга Хөкүмәт йортында Мәгариф министры Илсур Һадиуллин сөйләде. Төзелеш "Мәгариф" илкүләм проекты буенча бара. Республикага 2019 елдан бу максатларга 28 миллиард сум акча бүленгән. Быелгы эшләр турында тулырак Рүзәл Шәрипов сөйләр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров