Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстан Рәисе Әлмәттә яңартылган яшьләр үзәгендә булды

Татарстан Рәисе Әлмәттә яңартылган яшьләр үзәгендә булды

https://tnv.ru

12 Март 2024, 16:48

44

0

Татарстан Рәисе Әлмәттә яңартылган яшьләр үзәгендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә "Креатив процесслар фабрикасы" яңартылган яшьләр үзәгендә булды. Аны ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов озата йөрде.

М.Горький ис. мәдәният йорты 1954 елда төзелгән. 2023 елның декабрендә реконструкциядән соң биредә яшьләр өчен яңа иҗади киңлек ачылган.

Үзәкнең төп урыны - Blackbox киң билгеләнешле зур зал, ул концертлар, мастер-класслар, конференцияләр, тренинглар һәм семинарлар үткәрү өчен күп функцияле зал. Бүген биредә Россия халыкларының милли костюмнары нигезендә дизайнер кием брендлары күргәзмәсе узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Әлмәттә яшьләр өчен кызыклы проектлар гамәлгә ашырыла. "Бу үзәктә яшьләр өчен иҗади идеяләрен һәм проектларын тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Киләчәктә сезгә кирәкле күнекмәләр алу бик мөһим. Күп кенә егетләр инде үзмәшгуль, акча эшли ала. Безнең республикада мондый объектлар мөмкин кадәр күбрәк булырга тиеш», - дип ассызыклады республика Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов брендлы полиграфия продукциясе чыгару өчен мини-типографияне, тегү лабораториясен, чүлмәкче остаханәсен, хореография залын, тавыш яздыру студиясен, театр киңлеген карады. Шулай ук Татарстан Рәисе киберспортчылар белән аралашты - алар өчен үзәктә берьюлы 2 зур бүлмә каралган.

Чыганак һәм фото: ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров