Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда фәнни хезмәткәрләргә ярдәм итү йөзеннән яңа конкурслар оештырылачак

Татарстанда фәнни хезмәткәрләргә ярдәм итү йөзеннән яңа конкурслар оештырылачак

https://tnv.ru

21 Март 2024, 11:45

37

0

Татарстанда фәнни хезмәткәрләргә ярдәм итү йөзеннән яңа конкурслар оештырылачак
Быел Татарстанда фәнни хезмәткәрләргә ярдәм итү йөзеннән яңа конкурслар оештырачаклар, шул ук вакытта яшь галимнәрне фәнни эшкә җәлеп итү бурычы тора. Кичә Рифкать Миңнеханов быелга куелган максатлар белән таныштырды. Татарстан Фәннәр академиясе бинасында Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты күчмә утырышы узды.

Киләчәктә университет, технопарк, сәнәгать мәйданчыклары һәм оешмалар бергәләшеп тәҗрибә уртаклашу платформасы булдырырга тиеш, дип ассызыклады Рифкать Миңнеханов. Шул ук вакытта, дөньяда барган үзгәрешләр алдында югалып калмыйча, импортны алмаштыру, азык-төлек куркынычсызлыгын ныгыту, мөһим тикшеренүләр өчен тиешле күләмдә акча бүлеп бирү дә күз уңында тотыла.

Тулырак, Алия Хәйретдинова репортажы.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров