https://tnv.ru
14 Февраль 2025, 13:15
81
0

Сәбәбе - ул язган иске гарәп телен аңлаучы белгечләр җитмәве. Киләчәктә бу эшне яшьләр гамәлгә ашырыр дип ышаналар. Шул ук вакытта Каюм Насыйри тел үзенчәлекләрен өйрәнү һәм әдәби әсәрләр язу белән генә шөгыльләнмәгән.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры Әлфия Йосыпова:
"Архивларда яткан материаллар тузан җыеп ята. Ул - л перспектива. Хәзер акыллы яшьләр күп, аның бу хезмәтләрен киләчәктә өйрәнерләр дип уйлыйм".
Совет чорында Каюм Насыйриның шәхесен динсез буларак күрсәтү дөреслеккә туры килми ди белгечләр. Чөнки ул үлеменнән соң булган бар байлыгын дини максатларга тапшырырга кушып васыять язып калдыра.
Галимнең хезмәтләре тирәнтен өйрәнелсә, татар халкы тарихы хакында тагын да күбрәк мәгълүмат белеп булыр иде ди белгечләр.
Бүлешергә
Комментарии 0