Онлайн трансляция

Свернуть

Түләүле мөселман мәктәпләре Республикада кем карамагында һәм кем мәнфәгате өчен эшли?

Түләүле мөселман мәктәпләре Республикада кем карамагында һәм кем мәнфәгате өчен эшли?

https://tnv.ru

07 Апрель 2025, 16:24

69

0

Түләүле мөселман мәктәпләре Республикада кем карамагында һәм кем мәнфәгате өчен эшли?

Бүген Республиканың 3 шәһәрендә хосусый мөселман мәктәпләре эшли. Әлмәттә - "Нур", Алабугада - "Ихсан", Казанда- "Госмания". Өчесен дә Диния нәзарәте гамәлгә куйган. Мәгариф министрлыгыннан лицензияләре бар. Федераль стандарт буенча укыталар. Гомуми белем рус телендә, туган тел укытыла һәм дин асыллары керә. Укучыларга татар мохитен булдыруга игътибар бирәләр. Ай саен ата-ана түли торган сумма билгеләнгән. Кайдадыр чыгымның бер өлешен хәйриячеләр каплый.

Әлеге материал уйландыра торган булды. Ни өчен без түләп балага милли тәрбия-дини белем бирә алабыз? Ә шушы тәҗрибәдән файдаланып, шәхси мәктәп ачып, туган телне көчәйтелгән форматта укыта алмыйбыз? Әгәр дә гомуми мәктәптә татар телен тулысынча укытырга мөмкинлек юк икән?! Дөрес, монда сорау кала - ихтыяҗ булырмы соң? Кайбер мәгълүмат буенча, хәзер Казанда аерым татар мәктәбе төзү турында сүз йөри-йөрүен. Анда керу - пропискага бәйле булмыйча, белемне туган телдә алырга теләүчеләргә йөз тотачак.

Марат Әхмәтовның әйткәне бар: "Дин - телне, тел - динне саклый". Әгәр дә күз алдында шундый уңышлы эшләп килүче проектлар бар икән, бәлки аларга игътибар белән карау кирәктер?! Әлмәт бн Алабугадагы мәктәпләр эшчәнлеге белән Гөлназ Сәйфетдинова танышып кайтты. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар