Онлайн трансляция

Свернуть

Татар теленнән халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле

Татар теленнән халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле

https://tnv.ru

18 Апрель 2025, 10:51

202

0

Татар теленнән халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле
Казанда Бөтенроссия туган тел форумы тәмамланды. Аның төп вакыйгасы - татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиада иде.

Ул инде күптән Татарстан районнары, Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге милләттәшләребезне берләштерүче зур проектка әверелде. Быел анда бөтен дөньядан 500 кеше катнашкан. Тәүге тапкыр Владимир, Кырым, Ханты-Манси автономияле округыннан киләләр. Җиңүчеләрне Татарстан Рәисе каршындагы туган телләрне саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов котлады.

Милләтебезнең киләчәге булырдай яшьләр белән Алия Сабирова танышып кайтты һәм аларның халкыбызга мөрәҗәгатен ишетте.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар