https://tnv.ru
18 Апрель 2025, 15:11
85
0

Фатих Әмирхан - дөньяда смартфон кулланыла башлавын иң беренче булып тасвирлаган фантаст язучы. Мондый җайланманы үз әсәрендә 1909нчы елда ук сурәтләгән. Күренекле татар әдибе, драматург, тәнкыйтьченең әсәрләре Совет чорында шактый кыскартылып - катгый цензура аша гына дөнья күргән була.
Шуңа күрә, бай мирасы белән укучы тулысынча таныша алмый. Һәм менә хәзер Татарстан китап нәшриятында 6 томлык академик басма дөнья күрә башлады. Татар китабы йортында беренче өч томны тәкъдим иттеләр.

Бүлешергә
Комментарии 0