https://tnv.ru
28 Май 2025, 13:10
46
0

Россиядә чыгарылыш сыйныфлар мәҗбүри фәннәрдән Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра башлады. Татарстанда 15 мең укучы математика буенча биремнәрне үтәде.
Башка еллардан аермалы буларак, күбесе профиль өлешен сайлаган. Димәк, алар алга таба техник белгечлек алырга тели. Узган ел 54 бала математиканы бер хатасыз тапшырып 100 балл җыйган. Лиана Бәхтиева имтихан барышын күзәтте.
Бүлешергә
Комментарии 0