Онлайн трансляция

Свернуть

Имтихан чоры: татар телен кем сайлый?

Имтихан чоры: татар телен кем сайлый?

https://tnv.ru

02 Июнь 2025, 16:00

44

0

Имтихан чоры: татар телен кем сайлый?
Узган атнадан чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнар башланып китте. Балалар, ата-ана һәм мәгариф системасы өчен җаваплы чор. Бу вакытта укучы белән мөгаллимнәр генә түгел, милли мәгариф тә сынау уза. Татар теленнән имтихан сайлаучыларга карап, без аның хәзерге торышын бәяли алабыз.

Бүген монда нәрсә күзәтелә? 2017нче елда Россиянең мәгариф законына үзгәреш кертелеп, татар теле белән булган хәлдән соң - 8 ел үтте. Ул вакытта башлангычта укучылар быел 9ны һәм 11не тәмамлый. Бүген татар теленнән имтихан сайламасалар да, гаҗәпләнерлек түгел! Алар - гариза язып кына укыган буын бит!

Әйдәгез, унберенчеләр буенча туган телдән имтихан сайлаучыларның санына игътибар итик. Иң түбән күрсәткеч 2020нче һәм 21дә була - берәү дә сайламаган. 2022дә дә хәл уңай түгел. Нибары бер бала, аннары 7-8 булалар. Быел - 33. Былтыргы күрсәткеч белән чагыштырсак, 5 тапкырга күбрәк. 9нчы сыйныфта татар телен сайлаучылар да арткан. Моны - милли мәгарифтәге уңай борылыш, тамырдан борылыш дип әйтеп буламы? Әлеге егет-кызлар моны аңлап эшлиме? Әллә инде бу очраклы рәвештә булган вакытлы күренеш кенәме? Алия Сабирова укучылар һәм укытучылар белән аралашты.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар