Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 31 укучы рус теленнән имтиханны 100 баллга тапшырган

Татарстанда 31 укучы рус теленнән имтиханны 100 баллга тапшырган

https://tnv.ru

17 Июнь 2025, 14:40

383

0

Татарстанда 31 укучы рус теленнән имтиханны 100 баллга тапшырган

Бүген рус теленнән Бердәм Дәүләт имтиханының нәтиҗәләре билгеле булды. Аларны мәгариф министрлыгы игълан итте. 

Рус теле - аттестат алып, югары уку йортына керер өчен мәҗбүри фән. Аны мәктәпне тәмамлаучы һәр укучы тапшырырга тиеш. Татарстанда быел уртача балл - 65 тирәсе. Былтыр ике баллга күбрәк булган. 32 укучы рус теленнән сынауны бирә алмаган. 31 кеше 100 балл җыйган. Узган ел андыйлар ике тапкырга күбрәк иде, диләр министрлыкта. 

Югары баллга тапшырган укучылары иң күп булган мәктәпләр дә билгеле. Бу Казанның 121нче һәм 131нче лицейлары, КФУның Ай-Ти лицее, Бөгелмәнең 6нчы номерлы мәктәбе. Нәтиҗәләр белән риза булмаган укучылар 3нче июльдә имтиханны кабат тапшыра ала. Тулырак бүген "Татарстан хәбәрләре"ндә.

Фото: mon.tatarstan.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар