Онлайн трансляция

Свернуть

Мәгариф тарихы: Казан үзәгендә "Белем" музее ачылды

Мәгариф тарихы: Казан үзәгендә "Белем" музее ачылды

https://tnv.ru

18 Август 2025, 15:41

35

0

Мәгариф тарихы: Казан үзәгендә "Белем" музее ачылды

Без гомер буе "үткәнен белмәгәннең киләчәге юк" дигән гыйбарәне ишетәбез һәм бу атнада шушы фикер турында уйландыра торган вакыйга булды. Казанда Мәгариф музее ачтылар. Ул Республика җитәкчелеге карары белән Татарстан дәрәҗәсендә булдырылган беренче үзәк һәм еллар тузаны каплап киткән экспонатлар саклана торган фонд кына түгел. Монда чын мәгънәдә татарның мәгърифәтчелек тарихы белән танышырга була. Ә белем алу - татарда беркайчан да җиңел генә бармаган. Без моны хәзерге замана сынаулары аша күреп торабыз. Ул - безнең тарих!

XVI гасырда татар халкының дәүләтчелеге белән мәгариф системасы җимерелә. Халык үз авыл җирлекләре белән чикләнгән крестьяннарга әверелгән, дип яза тарихчылар. Башта кадимчелек формалаша, аннары милли яңаруны күзаллаган җәдитчелек хәрәкәте оеша. Тукай язганча "күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бер нәрсә дә" дигән чор да була. Бер гасырда гына гарәб имласын башта латинга, аннары кириллицага алыштыралар. Латинга кабат кайту шаукымы да булып алды.

Татарның тарихы аның мәгарифеннән аерылгысыз. Чөнки кайсы чорны алсаң да, аның нигезе - туган тел. Татарча укыту, туган телне саклау һәм анда фәнни эшчәнлек алып бару. Рузәл Шәрипов музей аша тарихыбызга бакты һәм Республика Рәисенең мөгаллимнәр белән очрашуындагы фикерләрне тыңлады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар