Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа уку елында каникул көннәре билгеле булды

Яңа уку елында каникул көннәре билгеле булды

https://tnv.ru

20 Август 2025, 16:32

29

0

Яңа уку елында каникул көннәре билгеле булды
2025 елның 1 сентябреннән 2026 елның 26 маена кадәр дәвам итәчәк яңа уку елына мәктәп каникуллары графигын Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов җиткерде.

Аерым алганда, чирек буенча укыту системасында мәктәп каникулларын түбәндәге вакытта үткәрергә киңәш ителә:

көзге каникуллар - 2025 елның 25 октябреннән 2 ноябренә кадәр (бәйрәм көннәрен исәпкә алып, 3 һәм 4 ноябрь);

кышкы каникуллар - 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр;

язгы каникуллар - 2026 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр;

җәйге каникуллар - 2026 елның 27 маеннан 31 августына кадәр.

Беренче сыйныф укучылары өчен өченче чиректә өстәмә каникуллар каралган, алар 2026 елның 16-22 февралендә дәвам итәчәк.

Фото: freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар