https://tnv.ru
01 Сентябрь 2025, 17:23
34
0

Быел Казандагы мәктәп ашханәләрендә бәя үзгәрмәячәк. Ул элеккегечә кала. Җәен 47 миллионга сумга җиһазлар алмаштырылган, барлык мәктәпләргә 17 миллионга яңа савыт-саба кайтарыла. 12 ашханәгә ремонт ясаганнар.
Аш-су осталарының эшен җиңеләйтү өчен казаннарны юа торган машиналар урнаштырыла, ризык тарату өчен махсус арбалар сатып алынган.
Туклану комбинатына ел ахырына кадәр азык-төлекне тиз туңдыра торган өстәмә 3 җиһаз кайтартылачак. Шул ул вакытта мәктәп ашханәләрендә эшчеләр җитми. Штат 59 процентка гына тулы. Бу мәсьәләне хәл итәр өчен максатчан укыту программасын кертәләр.
Фото: скриншот ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0