Онлайн трансляция

Свернуть

Укытучылар көне уңаеннан мөгаллимнәргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар | Адымнар

Укытучылар көне уңаеннан мөгаллимнәргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар | Адымнар

https://tnv.ru

06 Октябрь 2025, 16:28

19

0

Укытучылар көне уңаеннан мөгаллимнәргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар | Адымнар

Танылган татар мәгрифәтчесе Каюм Насыйри: "Адәмгә иң әүвәл кирәк һәм лазем нәрсә - гыйлемдер. Кайда барса да надан кешенең кадере юк" дигән. Аның алтын фондка кергән гыйбәрәсен без  Халыкара укытучылар көне уңаеннан искә алдык.

Бу атнада абруйлы, мактаулы, җаваплы һәм катлаулы һөнәр ияләренең бәйрәме.

Көн вакыйгасыннан башлыйк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика мөгаллимнәрен котлады. Хәзерге вакытта мәгариф тармагында 77 мең кеше эшли, аларның 36 меңе мәктәптә, 20 меңнән артыгы балалар бакчасында. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә 7 мең педагог хезмәт куя.

Әгәр дә без милли мәнфәгатләр ягыннан карыйбыз икән, мөгаллимнәр кулында - милләт киләчәге, дип әйтә алабыз. Бала күңеленә нинди белем һәм тәрбия орлыгы сала ул? Укыту - глобальләшү шартларында дөнья кууга кайтып каламы, әллә шушы шаукымда да яшь кеше күңеленә УЛ - туган телгә ихтирам хисе сала, милли үзаң чаткылары кабызамы? Бүген дәүләт бүләкләре алырга сәхнәгә чыккан мөгаллимнәр белән Люция Нотфуллина шул турыда фикер алышты.

   

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар