https://tnv.ru
15 Октябрь 2025, 12:45
237
0

Бүген Казанда данлыклы татар хатын-кызлары турында ике китап тәкъдим иттеләр. Авторы- күренекле галимә Тәэминә Биктимирова.
Ул - асыл татар хатын-кызлары, аларның милли мәгарифтә тоткан урыннары буенча танылган белгеч. Китапларда Октябрь революциясенә кадәрге чорда югары белем алган, тарихыбызда югалмас эз калдырган ханымнар хакында язылган.
Яңа басмаларны тәкъдим итүдә Татарстан Рәисе Хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты. Тулырак алдагы материалда.
Бүлешергә
Комментарии 0