https://tnv.ru
12 Ноябрь 2025, 13:40
57
0

"Тел сагында - ир-егетләр". Бүген Казанның 187нче лицеенда шулай дип исемләнгән конкурс узды. Жюри әгъзалары 20 татар егетенең белеме, юмор хисе һәм туган телләрен саклап калуга керткән өлешләренә бәя бирде.
Бәйгедә татар телен камил белгән мөгаллим ир-атлар катнаша ала. Нинди фән укытулары мөһим түгел. Араларында - татар, төрек, инглиз телләрен, информатика, физик тәрбия дәресен алып баручылар да бар. Тел сагында булган ир-егетләр хакында - Рүзәл Шәрипов.
Бүлешергә
Комментарии 0