Онлайн трансляция

Свернуть

Илсур Метшин: Казанда 300дән артык мәктәп һәм балалар бакчасын төзекләндерергә кирәк

Илсур Метшин: Казанда 300дән артык мәктәп һәм балалар бакчасын төзекләндерергә кирәк

https://tnv.ru

02 Декабрь 2025, 09:38

6

0

Илсур Метшин: Казанда 300дән артык мәктәп һәм балалар бакчасын төзекләндерергә кирәк

Казанда 300дән артык мәктәп һәм балалар бакчасын төзекләндерергә кирәк. Моның хакында бүген мэр Илсур Метшин әйтте. 

Ел башыннан башкалада 6 мәгариф объекты ремонтланган, бу эшкә 2 миллиард сум акча тотыла. Шулай ук, 44 социаль оешма бинасы төзекләндерелгән. 12 мәктәптә ашханә яңартылган. Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат сараена капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Казанда социаль объектлар җитми, аеруча яңа торак массивларда. Ел башыннан шундый 6 бина төзелгән. Бу "Лето"дагы 123нче физика-математика лицее, "33нче хәрби шәһәрчек" комплексындагы балалар бакчасы, "Вишневка"дагы гомуми практика һәм балалар табиблары үзәкләре. Һәм бу ай ахырына кадәр кулланылышка тапшырылачак 2 сырхауханә.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз. 

Фото: ru.freepik.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар