Онлайн трансляция

Свернуть

Ата-аналар баласына манту ясатмый - мәктәп судлаша | Адымнар

Ата-аналар баласына манту ясатмый - мәктәп судлаша | Адымнар

https://tnv.ru

26 Январь 2026, 15:00

147

0

Ата-аналар баласына манту ясатмый - мәктәп судлаша | Адымнар
Республика министрлыклары 2025нче елдагы эшчәнлегенә йомгак ясый. Без һәрберсендә яңгыраган фикер-мәсәлә-проблемаларны җентекләп күзәтеп барабыз. Бу атнада Роспотребнадзор идарәсе утырышында бер мәгълүмат игътибарны җәлеп итте. Ата-аналар балаларын туберкулезга тикшертүдән баш тарта икән! Бүгенгә 2 мең ярымына анализ ясалмаган. Иң куркынычы: шундый 370 бала мәктәп-бакчаларга йөри. 20се туберкулез белән авырый башлаган. Күз алдына китерегез, әле 30-40 ел элек кенә, төрмәдә утыручылар, авыр тормыш хәлендә, хәерчелек чигендә яшәүчеләр авыруы дип кабул ителгән "үпкә чире" - иң чиста учреждениеләр - балаларныкында тарала.

Гомумән, төрле авыруларга каршы вакцина ясатырга теләмәүчеләр күп булган исемлектә - 7 район бар: Чирмешән, Нурлат, Кайбыч, Арча, Сарман, Кукмара, Леининогорск.

Мантуга әйләнеп кайтсак, кайбер районнарда балалар өйдән торып укуга күчкән, кайдадыр мәктәп ата-аналар белән судлаша. Хәтта авыл районнарында да. Класста мантусыз бер бала белән бөтен коллектив иминлеген куркыныч астына куеп буламы? Инзилә Хөсәенова каршылар һәм ризалар фикерен тыңлады.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар