Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгәдән 74нче автобусның хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк

Иртәгәдән 74нче автобусның хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк

https://tnv.ru

03 Ноябрь 2023, 14:15

61

0

Иртәгәдән 74нче автобусның хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк
Иртәгәдән 74 нче автобус маршрутының хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте.

2 нче Тура урамындагы җылылык үткәргечтә эшләр тәмамланганчы, автобус маршрутыннан вакытлыча «Автотранспорт техникумы» һәм «МКДЦ» тукталышлары төшерелеп калдырылачак.

74 нче автобус түбәндәге маршрут буенча хәрәкәт итәчәк: Оренбург тракты — Танк урамы — Х.Мәүлетов урамы — Бертуган Касыймовлар урамы — Карбышев урамы — Профессор Камай урамы — Х.Мәүлетов урамы — Җиңү проспекты һәм аннан соң маршрут буенча. Кире юнәлештә: Х.Мәүлетов урамы — Профессор Камай урамы — Карбышев урамы — Бертуган Касыймовлар урамы — Х.Мәүлетов урамы — Танк урамы һәм аннан соң маршрут буенча. 74 нче номерлы автобусның хәрәкәт җәдвәле үзгәрмәячәк, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Транспорт комитетында.

Шәһәр халкыннан үзгәрешләрне исәпкә алырга һәм Бертуган Касыймовлар һәм Карбышев урамнарында шәхси транспортларын калдырмаска сорыйлар. Җәмәгать транспортының тоткарлыксыз йөрүе өчен автомобильләрне туктатуны тыючы билгеләр куелачак.

Фото: kzn.ru, Денис Гордийко

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар