https://tnv.ru
04 Март 2024, 14:26
45
0
![Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Нурлан, Тея, Арья һәм Дэя](https://s.tnv.ru/iblock/9d2/9d2a0cdebffbaf1bebef93570a267de4/childcare_6970033_640.jpg)
Узган атнада, 26 февральдән 3 мартка кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 360 бала — 196 малай һәм 164 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 184 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Иң кечкенә сабый 1 250 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4710 грамм тәшкил иткән.
Атнаның иң популяр исемнәр арасында Динислам, Ядкарь, Нурлан, Дамиан, Әлфис, Леон, Сафийя, Нәзирә, Ноя, Нур, Иделия, Нәргизә, Тея, Арья һәм Дэя булган, ә иң сирәк исемнәр - Даян, Аян, Аим, Рәүф, Раниф, Раян, Ихлас, Мирабэлла, Паулина, Фирүзә, Алесия, Ася һәм Майя.
Фото: pixabay

Бүлешергә
Комментарии 0