Онлайн трансляция

Свернуть

РФнең атказанган урманчысы Әхмәдулла Газизуллин хөрмәтенә мемориаль такта ачылды

РФнең атказанган урманчысы Әхмәдулла Газизуллин хөрмәтенә мемориаль такта ачылды

https://tnv.ru

22 Март 2024, 09:53

45

0

РФнең атказанган урманчысы Әхмәдулла Газизуллин хөрмәтенә мемориаль такта ачылды
Казанда РФнең атказанган урманчысы Әхмәдулла Газизуллин хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Ул Карл Маркс урамы, 65 адресы буенча урнашкан Казан дәүләт аграр университеты бинасы фасадына эленде.

Профессорның истәлеген мәңгеләштерү тәкъдиме белән университет хезмәткәрләре чыккан. Бүгенге көндә уку йортында аның шәкертләре һәм дәвамчылары эшли.

Истәлек тактасы 2001-2015 елларда Әхмәдулла Газизуллин эшләгән югары уку йортының төп керү урыны янында пәйда булды. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән үз вакытында Казан дәүләт аграр университетында урман хуҗалыгы һәм экология факультеты оештырыла, дип яза шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Фото: Казан дәүләт аграр университеты

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров