https://tnv.ru
18 Апрель 2024, 15:08
282
0
ТР башкаласының Совет районында ике яңа урам барлыкка киләчәк. Алар төзелә торган Яңа Вознесение-2 торак массивында урнашачак. Тиешле карар Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты, дип языла Казан мэриясенең рәсми сайтында.
Беренче урам «1 нче Вознесение» атамасын алачак. Ул Вознесенский тракты юнәлешендә, Кама һәм Дуслар урамнарына параллель урнашачак.
Тагын бер урам Воздвиженская дип аталачак. Ул Туманная урамыннан көнчыгышта урнашачак һәм 1 нче Вознесение урамы белән кисешәчәк.
Фото: kzn.ru, Денис Гордийко

Бүлешергә
Комментарии 0