Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Рамир, Прохор, Клим һәм Тея

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Рамир, Прохор, Клим һәм Тея

https://tnv.ru

14 Май 2024, 11:49

445

0

Татарстанда сабыйларга нинди исемнәр кушканнар? Рамир, Прохор, Клим һәм Тея
Узган атнада, 6 майдан 12 майга кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 302 бала — 151 малай һәм 151 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 32 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 1 420 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 4 740 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Марк, Әмир, Александр, Егор, Самир, Айлин, Ева, Мәдинә, Ясминә, Полина, София, Әминә һәм Мая, ә иң сирәк исемнәр - Акил, Ризат, Рамир, Прохор, Клим, Диаз, Леонид, Хәят, Данна, Мишель, Этель, Зоя, Кристина, Тея, Линара, Ясмирә, Севиль һәм Эви.

Фото: pixabay

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров