https://tnv.ru
15 Май 2024, 10:37
31
0
![«Россия - ислам дөньясы:KazanForum» Халыкара икътисадый форум кысаларында Хәләл ярминкә эшли](https://s.tnv.ru/iblock/24e/24ed6629797826a02af5f1ca9b020b9d/sr.jpg)
Атнаның төп вакыйгасы - «Россия - ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы. Татарстанга кунаклар, делегатлар җыела. Кичә программа буенча беренче зур вакыйга узды - Хәләл ярминкә эшли башлады. Ул Казанның агросәнәгать паркында урнашкан. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән чит илләрдән килгән мәртәбәле кунаклар катнашты. Ярминкәдә 5 мең төрдәге товар тәкдим ителә. Алар барысы да - хәләл.
Кичә Россиядә шәригатъ кануны буенча эшләүче һәр бишенче оешма Татарстанда урнашкан. Безнең җитештерүчеләр елдан-ел чит илгә сату күләмен арттыра. Ачылыш тантанасында хәбәрчебез Рузәл Шәрипов та бар иде. Ул фермер-эшмәкәрләрнең ислам стандарты буенча эшләү үзенчәлекләре белән кызыксынды.

Бүлешергә
Комментарии 0