Онлайн трансляция

Свернуть

Академик Лаврентьев урамында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә

Академик Лаврентьев урамында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә

https://tnv.ru

15 Май 2024, 16:49

31

0

Академик Лаврентьев урамында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә
Казанның Академик Лаврентьев урамында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу җылылык үткәргечне реконструкцияләү белән бәйле, диелә шәһәр мэриясе сайтында.

20 майдан 25 июньгә кадәр Академик Лаврентьев урамындагы 3 номерлы бинадан Фатыйх Әмирхан урамына кадәрге участокта автомобиль юлы тулысынча ябыла.

Шул ук чорда Академик Лаврентьев урамындагы 3 номерлы бинадан 3а номерлы бинага кадәрге участокта транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров