Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда бер автобус маршрутының хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрә

Казанда бер автобус маршрутының хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрә

https://tnv.ru

16 Май 2024, 17:40

30

0

Казанда бер автобус маршрутының хәрәкәт схемасы вакытлыча үзгәрә
20 майдан Казанда «Спортның су төрләре сарае – 10 нчы микрорайон» маршруты буенча йөрүче 74 нче номерлы автобуслар хәрәкәте схемасы вакытлыча үзгәрә. Бу 2 нче Тура урамында җылылык үткәргеч төзү белән бәйле, дип яза шәһәр мэриясе.
Җәмәгать транспорты туры юнәлештә түбәндәге схема буенча йөриячәк: Оренбург тракты – Танк урамы – Х.Мәүлүтев урамы – Бертуган Касыймовлар урамы – Карбышев урамы – Профессор Камай урамы – Х.Мәүлүтев урамы – Җиңү проспекты һәм алга таба маршрут буенча.

Кире юнәлештә автобуслар түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк: Х.Мәүлүтев урамы – Профессор Камай урамы – Карбышев урамы – Бертуган Касыймовлар урамы – Х.Мәүлүтев урамы – Танк урамы һәм алга таба маршрут буенча.

Фото:

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров