Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Вахитов районындагы кайбер урамнарда хәрәкәт вакытлыча чикләнә

Казанның Вахитов районындагы кайбер урамнарда хәрәкәт вакытлыча чикләнә

https://tnv.ru

17 Май 2024, 11:05

42

0

Казанның Вахитов районындагы кайбер урамнарда хәрәкәт вакытлыча чикләнә
Суүткәргечне реконструкцияләү белән бәйле рәвештә Казанның Вахитов районындагы берничә урамда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу хакта шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр иттеләр, дип яза мэрия матбугат хезмәте.

Чикләү 21 майдан 10 июньгә кадәр түбәндәге участокларда гамәлдә булачак:

Нурсолтан Назарбаев урамындагы 16, 48 нче биналар һәм 35 нче торак йорт (1 корпус) янында;

Нурсолтан Назарбаев һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары киселеше янында (22:00 сәгатьтән 5:00 сәгатькә кадәр);

Марсель Сәлимҗанов урамындагы 27 нче бина янында;

Павлюхин урамындагы 73 нче бина янында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров