Онлайн трансляция

Свернуть

Киров районындагы кайбер йортлар бер тәүлеккә сусыз кала

Киров районындагы кайбер йортлар бер тәүлеккә сусыз кала

https://tnv.ru

20 Май 2024, 11:36

109

0

Киров районындагы кайбер йортлар бер тәүлеккә сусыз кала
Казанның Киров районындагы кайбер йортларда су белән тәэмин итү бер тәүлеккә туктатыла. Бу Горький шоссесын реконструкцияләү кысаларында янгынга каршы суүткәргечне тоташтыру буенча эшләр башкару белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Күпфатирлы 48 йорт, бер мәктәп, өч балалар бакчасы, 26 административ бина һәм башка объектлар сусыз калачак.

21 май 9:00 сәгатьтән 22 май 9:00 сәгатькә кадәр су түбәндәге адреслар буенча булмаячак:

Горький шоссесы, 100, 100 корп.1, 2; 101, 102, 103, 106, 118, 118а, 118а корп.1, 2, 3, 4; 121, 121а, 124, 132, 132/1, 154а, 160, 160а, 160б, 160г, 160 корп.2, 164, 164а;

Залесная урамы;

Лесопарковый тыкрыгы, 19;

«Аккош күле» урман паркы;

Тирән күл, 1, 2, 4а, 8;

Аккош күле, 1, 2, 2/1, 2/2, 2/3, 2/4, 2/5, 2/6, 3, 3 корп.1; 3а, 3а корп.1; 3б, 4а, 5, 5а, 6, 7, 7а, 7б, 8а, 9а, 9а/1, 10, 11, 11а, 11б, 12, 15.

Фото: скриншот ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров