Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда БПЛА куркынычы гамәлдән чыгарылды, аэропортлар кабат эшли

Казанда БПЛА куркынычы гамәлдән чыгарылды, аэропортлар кабат эшли

https://tnv.ru

23 Апрель 2025, 14:55

89

0

Казанда БПЛА куркынычы гамәлдән чыгарылды, аэропортлар кабат эшли
14:34 сәгатьтә Казанда БПЛА куркынычы гамәлдән чыгарылды. 14:07 сәгатьтә Казан һәм Түбән Кама аэропортлары кабат самолетлар кабул итә башлады. 

Исегезгә төшерәбез, Казанда "пилотсыз очкычлар куркынычы" режимын игълан иткәннәр иде. 12:20 сәгатьтә Татарстанда ПВО дежур чаралары белән самолет тибындагы Украина пилотсыз очу аппаратын юк иттеләр, дип хәбәр иттеләр Россия Оборона министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Алабуга мэры Рөстәм Нуриев БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр һәм корбаннар юк, дип белдерде. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли.

Фото: скриншот

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар