Казанда пенсионерны бәрдереп үтергән экскаваторчы фаҗига турында полиция хезмәткәрләренән генә белгән
https://tnv.ru
24 Апрель 2025, 16:59
286
0

Бүген иртән Казанда экскаватор 75 яшьлек пенсионер әбине таптаткан. Фаҗига Даурия һәм Рихард Зорге урамнары чатында була. Өлкән яшьтәге хатынның барлык кагыйдәләрне үтәп, җәяүлеләр кичүеннән чыгып барышы булган.
Эскаватор йөртүче аны күрмичә, чүмече белән эләктерә һәм өстеннән чыга. Ир-ат һәлакәт килеп чыгуын аңламый һәм үз юлы белән китеп бара. Аны соңрак автоинспекторлар эзләп таба.
Экскаватор йөртүче әйтүенчә, әби - техниканың көзгедән күренми торган урынына туры килгән. Һәлакәт мизгелләре күзәтү камерасына эләгә.
Бүлешергә
Комментарии 0