Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда ике урам чатында төнлә транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

Казанда ике урам чатында төнлә транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр

https://tnv.ru

14 Май 2025, 14:06

41

0

Казанда ике урам чатында төнлә транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр
Казанның Галимҗан Баруди һәм Деловая урамнары чатында төнлә транспорт хәрәкәтен этаплап чикләү кертеләчәк. Сәбәбе җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелеше, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.

Юл чатында транспорт хәрәкәте 17 май 23:00 сәгатьтән 18 май 5:00 сәгатькә кадәр, 24 май 23:00 сәгатьтән 25 май 5:00 сәгатькә кадәр ябылачак.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар