https://tnv.ru
24 Октябрь 2025, 17:46
14
0

Казанның Нагорный бистәсендә бер төркем эт балаларга ташланган. Зыян күрүчеләр - мәктәптә укучы кызлар.
Аларның Таёжный урамы буйлап кибеттән кайтып килеше була. Шул вакытта каршыларына өере белән этләр килеп чыккан. Нагорный бистәсендә яшәүчеләрнең алар белән беренче тапкыр очрашуы түгел, моңарчы куып җибәрә алганнар. Әмма бу юлы сукбай ерткычлар кызларга һөҗүм итә.
Аларны Дружок кушаматлы дүрт аяклы дуслары саклап калган. Әмма үзен урам этләре тешләп бетергән. Аягына да баса алмый.
Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.
Бүлешергә
Комментарии 0