https://tnv.ru
24 Октябрь 2025, 18:07
357
0

Бу ялларда төнлә һава температурасы -5 градус кадәр төшәчәк. Синоптиклар республиканың көнчыгыш районарында шундый салкыннар фаразлый.
"Көндез +5..+11 тирәсе" торачак, диләр. Атна буе яуган яңгырлар ял көннәрендә туктый. Иртәгә һәм якшәмбе төшкә кадәр аязучан-болытлы һава. Белгечләр әйткәнчә, Татарстан югары атмосфера басымы йогынтысында булачак. Ә якшәмбенең икенче яртысында һәм кичен Көнбатыш районнарда кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал.
Фото: TNV.RU
Бүлешергә
Комментарии 0