https://tnv.ru
28 Октябрь 2025, 16:51
24
0

3 ноябрьдә Иске Татар бистәсендә "Каз өмәсе" уздырыла.
Казан халкы һәм башкала кунаклары өчен каз өмәсен чагылдыра торган театральләштерелгән тамаша әзерләнә. Чарада кунаклар халык җырларын җырлап, милли биюләрне искә төшереп, коймак белән тәмләп чәй эчәчәк. Бәйрәмдә әлеге күркәм йоланың ничек килеп чыкканлыгын белергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
«Каз өмәсе» 13:00 сәгатьтә башлана һәм бушлай оештырыла.
Фото: Управление культуры
Бүлешергә
Комментарии 0