Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак Барс" - "Металлург": ТНВда туры трансляция

"Ак Барс" - "Металлург": ТНВда туры трансляция

https://tnv.ru

29 Октябрь 2025, 17:50

134

0

"Ак Барс" - "Металлург": ТНВда туры трансляция
Бүген Казанда зур хоккей көне. "Ак Барс" үз бозында Магнитогорскның "Металлург" командасын кабул итә. Уен "Татнефть Арена" боз сараенда узачак, 19:00 сәгатьтә башлана. Бу КХЛның даими чемпионаты кысаларында чираттагы очрашу булачак.

Хәзерге вакытта "Металлург" Көнчыгыш конференциядә беренче урынны били, ә "Ак Барс" икенче урында бара - командаларны нибары берничә очко аера. Шуңа күрә бүгенге матч турнир таблицасы өчен дә зур әһәмияткә ия.

Хәзерге вакытта "барс"лар 10 уен рәттән җиңеп бара. Әгәр дә бүген җиңә калсалар, клуб рекорды куелачак.

Бүгенге мавыктыргыч очрашуны хоккей сөючеләр туры эфирда карый алачак. Матч трансляциясе "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" телеканалларында барачак.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар