https://tnv.ru
29 Октябрь 2025, 16:10
19
0

3 ноябрьдән Казан метросының беренче линиясендәге "Дубравная" станциясенә поездлар хәрәкәте вакытлыча туктатыла. Чикләүләр метрополитендагы икенче тармакның беренче участогын төзү белән бәйле, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Эшләр бер айга якын дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.
Исегезгә төшерәбез, Казан метросының икенче линиясе шәһәрнең биш районын: Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. 5,37 чакрымга сузылган беренче участок «Юлиус Фучик урамы», «10 нчы микрорайон», «ТАССРның 100 еллыгы» һәм «Академик Сахаров» дип аталачак дүрт станциядән тора. Әлеге станцияләрне 2027 елда ачарга ниятлиләр. Аннары төзелеш эшләре Универсиада авылы һәм Республика клиник хастаханәсе ягына таба дәвам итәчәк.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0