Онлайн трансляция

Свернуть

Мамадыш трактында максималь тизлекне 60 км/сәгатькә кадәр киметкәннәр

Мамадыш трактында максималь тизлекне 60 км/сәгатькә кадәр киметкәннәр

https://tnv.ru

11 Ноябрь 2025, 14:27

17

0

Мамадыш трактында максималь тизлекне 60 км/сәгатькә кадәр киметкәннәр

Казанның Мамадыш трактында, һава торышы начараю белән бәйле рәвештә, тизлек режимын үзгәрткәннәр: участокта максималь тизлек сәгатенә 60 чакрым дип билгеләнгән. Сәгатенә 80 чакрым дигән вакытлы юл билгеләрен сүтеп алганнар.Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кышкы сезон башлану белән бозлавык һәм кар көртләре булуы ихтимал, күрү мөмкинлеге кими. Шуңа бәйле рәвештә юл-транспорт һәлакәте барлыкка килү куркынычы арта. Тизлекне киметү юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча еллык планлы чара булып санала.

Машина йөртүчеләргә игътибарлы булырга, дистанцияне сакларга, һәм юлдагы хәлне исәпкә алып, куркынычсыз тизлекне сайларга киңәш ителә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар