https://tnv.ru
13 Ноябрь 2025, 15:38
11
0

Бүген төнлә Казан урамнарында бозлавыкка каршы көрәш эше башланган. Юллардагы вәзгыятьне яхшырту өчен юл хезмәтләренең 45 машинасы эшләгән. Башкалада бозлавыкка каршы 237,4 тонна материал – реагент һәм ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Исегезгә төшерәбез, төнлә Татарстанда җепшек кар яуды. Төнлә минуслы һава торышы, томан юлларда аварияләр дә китереп чыгарды.
Бүлешергә
Комментарии 0