https://tnv.ru
18 Ноябрь 2025, 12:30
19
0

19 ноябрьдән Казан үзәгендәге "Галиәсгар Камал театры" тукталышы исеме "Иске Татар бистәсе" дип үзгәртеләчәк. Бу Камал театрының Х.Такташ урамындагы яңа бинага күчүе белән бәйле.
Татарстан башкаласының транспорт комитетында билгеләп үткәнчә, яңа исем тукталышның тарихи район янында урнашуын төгәлрәк чагылдыра һәм пассажирларга уңайлырак булачак.
Исем үзгәртү 18 автобус һәм 3 троллейбус маршрутына кагылачак. Барлык электрон таблоларда һәм автоинформаторларда мәгълүмат яңартылачак.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0