https://tnv.ru
18 Ноябрь 2025, 14:50
12
0

Быел Казанда рекордлы күләмдә бистә юллары яңартылган. Алар 90 процентка тузган иде ди белгечләр. Кайдадыр асфальт - бөтенләй булмаган да.
Башкалада төзекләндерелгән 250 участокның 40 проценты - нәкъ менә шәһәр читендәге торак пунктларга туры килә. Ремонт беренчеләрдән булып ясаласы урыннарны - аларның социаль мөһимлегеннән чыгып сайлыйлар. Бу - мәктәпләр, балалар бакчалары, сәламәтлек саклау учрежденияләренә илтә торган юллар.
Республика буенча да зур күләмле эшләр башкарыла. Халык үзгәрешләрдән канәгатьме? Төзекләндерелгән участокларны Инзилә Хөсәенова күреп кайтты.
Бүлешергә
Комментарии 0