https://tnv.ru
21 Ноябрь 2025, 14:10
13
0

70 яшьлек Казан кешесе мошенниклар тозагына эләгә һәм 500 мең сум акчасын югалта. Җинаятьчеләр үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштыра һәм зыян күрүчене акчаларын курьер аша тапшырырга күндергән, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе матбугат хезмәте.
Хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, Казанда яшәүче өлкән яшьтәге ир-атка посылка юллау сылтавы белән мошенниклар шалтырата һәм аннан смс-хәбәрдәге кодны әйтеп бирүен сорыйлар.
Аннары зыян күрүчегә билгесез кешеләр тагын бер кат шалтырата, алар үзләрен көч структуралары хезмәткәрләре дип таныштыра. Алар өлкән яшьтәге ир затына мошенникларның кодны урлаулары һәм пенсионерның акчаларын үзләштерергә тырышулары турында хәбәр итә. Акчаларны куркынычсыз урында сакларга теләп, ир-ат алдакчылар күрсәтмәсе буенча җыелган акчаларын «декларацияләгән». Ягъни ул, курьер аша, 500 мең сум акчасын читләргә тапшырган. Соңрак ир-ат үзен алдаганнарын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе гражданнарны уяу булырга өнди.
Фото: сгенерировано ИИ
Бүлешергә
Комментарии 0