Онлайн трансляция

Свернуть

ТР башкаласында кайбер урамнарда хәрәкәтне вакытлыча чикләячәкләр

ТР башкаласында кайбер урамнарда хәрәкәтне вакытлыча чикләячәкләр

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2025, 09:15

7

0

ТР башкаласында кайбер урамнарда хәрәкәтне вакытлыча чикләячәкләр
Казанда кайбер урамнарда транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу суүткәргеч урнаштыру эшләрен башкару белән бәйле. Бу хакта транспорт комитетында хәбәр иттеләр дип яза шәһәр мэриясе.

Әйтик, 27 ноябрьдән 12 декабрьгә кадәр Коротченко урамындагы 5 нче йорт янындагы юлны өлешчә ябачаклар.

26-27 ноябрьдә Рөстәм Яхин урамындагы, Мәскәү урамындагы 2а номерлы йорт тирәсендәге юлларны тулысынча ябачаклар.

22 декабрьдән 23 декабрьгә кадәр Рөстәм Яхин урамындагы 4 нче йортта хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар