https://tnv.ru
11 Февраль 2026, 17:20
68
0

Татарстан Гидрометүзәге һава торышының кискен начараюы турында кисәтү чыгарды.
Синоптиклар хәбәр итүенчә, 12 февральдә республиканың кайбер районнарында һәм Казанда җил көчәя. Җилнең тизлеге урыны белән 15–20 м/с кадәр, ә башкалада — 18 м/с кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә һава температурасы -13..-18 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез термометр баганалары -8..-13 градусны күрсәтәчәк. Юлларда бозлавык булуы сәбәпле, машина йөртүчеләргә игътибарлы булырга киңәш итәләр.
Фото: Сгенерировано ИИ
Бүлешергә
Комментарии 0